ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

5 ноябрь көнне Лиги Европы УЕФА - ФК «Рубин»командалары  катнашында " Казан  Арена"”  сараенда футбол  Ярышлары  узачак.

 

Мусабай Завод мәктәбендә  биология укытучысы Абдуллина Ф.М. 7,8 нче сыйныф укучылары белән "Тамчы шоу" уенын су темасына багышлап уздырды. Уенда дуслык җиңеп чыкты.



 
Боерган  авылында туып-үскән, хәзерге вакытта да шунда гомер итүче    олуг юбилее   Сания Әсадулла кызы Фахрутдинованы  – 90 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез.

 

 

 Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, “Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

 

Пенсия исәпләүдә яңа тәртипләр 2015 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгучыларга кулланылачак.    1967 нче елгы һәм аннан яшьрәк кешеләрнең пенсияләре ике өлештән тора: 10 проценты — страховка өлеше, ә 6 проценты — тупланма өлеш. Әгәр сез шул яшьтәгеләр рәтенә керәсез икән, 2015 елның 31 декабренә сайлау мөмкинлегегез бар: яки пенсиясенең 16 процентын тулысынча страховка өлешенә, яки аның 10 процентын — страховка өлешенә, ә 6 процентын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерә аласыз. 
Сәмәкәй авыл китапханәсеннән хәбәр
Сәмәкәй авыл китапханәсендә   балалар өчен түгәрәк эшләп килә. Күптән түгел    1,3 класс укучылары белән рус һәм татар халык әкиятләрен кычкырып уку уздырдылар
2015 елның 25 октябрь көнне  Малтабар авылында яшәүче тыл ветераны  Сабир Имаметдин улы  Имаметдинов  90-яшьлек юбилиен каршы алды . Тукай муниципаль районы Башлыгы   исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Л. Ахметова  котлады

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Мусабай Завод  мәктәбендә  районның биология, география укытучылары семинары булып үтте. 

Яңа поселогында "Чишмә башы» ижат концерты конкурслары кысаларында “Бәхет туар җир”исеме астында  дип аталды. . 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International