Россиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оешуына 25 ел, Татарстанда исә 20 ел тулу кысаларында республика буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәйрия акциясе үткәрә – аз керемле күп балалы гаиләләргә янгын сүндерү һәм янгынны кисәтүче автоном җайланмалар бүләк итә. Бу акциядә район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге башлыгы да катнашты