Республика территориясендә 2015 елның 27 июленнән 14 августына кадәр «Комбайн-2015» операциясе үткәреләчәк.
Проблемалар килеп чыкмасын өчен комбайн хуҗаларының үзләре янында түбәндәге документлар булырга тиеш: тракторчы-машинист таныклыгы, машинаны теркәү турында һәм техник тикшерүне узу турында таныклык, шулай ук авария тукталышы тамгасы, дарулар җыелмасы, янгын сүндергеч, кирәге чыкса, техниканы туктатып калу терәге. Югарыда күрсәтелгән параметрлар буенча нинди дә булса хокук бозулар булган очракта, транспорт чаралары хуҗаларына карата административ җәзалар кулланылачак.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегендә 3256 ашлык суктыргыч комбайн, 790азык җыйгыч һәм 67 башка төр комбайн теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Открыта Общественная приемная местного отделения партии Единая Россия в Тукаевском районе на период избирательной кампании по выборам Президента РТ и депутатов СП
24 нче июльдә Калмия авыл китапханәсендә, «Өмет» шөгыль клубына йөрүче балалар белән балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга « Йомры икмәк» курчак әкияте күрсәтелде.