ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
Борды  авлы  мәктәбе яны  "Чунга -Чанга" исемендәге  лагерьда "Индейцлар" көне узды. "Гурон" һәм  " Команчи"   командалар  арасында  ярышлар узды. 

Биклән авылы "Каенкай " лагеренда  Без сәламәт яшәү өчен" дигән   спартакиада узды 

Биклән мәктәбендә җәйге ял план нигезендә алып барыла
Биклән авылы "Каенкай "  ял лагерендә  танып җелү максатыннан    авыллары тирәли  экскурсия оештырдылар, тәрбиячеләре  Мостафина Л.Т. , Якупова Л.Х белән берлектә авыл җирлегендә урнашкан АЗГП карьеында булдылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар
Кенәз мәдәният йортында    шәфкать туташы   Татьяна Утробина катнашында "Наркотиксыз  яшәү" акциясе кысаларында "Наркотикларны кулланма- ияләшеп китүең бар" дигән диспут-кичә уздырылды. Диспут-кичәдә  мәктәп укучылары, авыл яшьләре катнашты.
Тукайлылар Эчке эшләр министрлыгы Электрон хезмәтләреннән тәүлек буе куллана алалар. Хәзерге вакытта Татарстанның эчке эшләр министрлыгы 35 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Аларның 27се – лицензион-рөхсәт, шәхси детектив һәм саклык эшчәнлеге буенча, 3се – ЮХИДИ идарәсенә карый. Дежур частьләр тарафыннан исә халыкка ике төрле хезмәт күрсәтелә.

 Хуҗалыклар белән беррәттән, фермерлар да терлек азыгын әзерләү эшенә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә печән, сенажга үлән чабу эше тулы куәттә бара.

 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белешмәсе
18 июнь көнненә сөт саву буенча оператив белешмә
Калмаш авыл китапханәсендә  Россия көне уңаеннан "Без-Рәсәйлеләр" дигән әдәби  викторина узды 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International