Бөек Җиңү көнен каршылап, Яңа Бүләк авылы китапханәсендә 21нче апрель көнне тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды. “Сугыш урлаган яшьлек” дип аталган кичәдә мәктәп директоры ветераннарны котлап җылы сүзләрен җиткерде, тылда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтен белдерде.
21 нче апрель көнне Яңа Бүләк китапханәсендә Яңа Бүләк укучылары һәм укытучылары коллективы тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу уздырды.Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Г.Ә. һәм китапханәче Мингалиева З. әзерләделәр.
Апрель аенда Сочи шәһәрендә “Мин булдырам!” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр фестивале уздырылды. Әлеге халыкара фестивальдә Биклэн мэктэбеннэн 4 нче класс укучылары Сәйфуллина А. һәм Сәйфуллин Д. катнаштылар. Алар “Хореография. Халык биюләре” номинациясендә II дәрәҗә дипломга ия булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телик!