ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Кече Шилннә мәктәбендә  башлангыч класс укучылары  арасында хәрби- патриотик "Аҗаган"  уеннары узды. Төрле юнәлештә  буенча ярышлар булды.
  Татарстан  Республикасы  Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча балигъ булмаганнар белән эшләүче полиция майоры   Ямбулатов Н.С.  Калмаш мәктәбе укучылары белән очрашты, алар белән профилактик чаралар турында әңгәмә уздырды. 
Калмаш мәктәбе укучылары сугыш ветераны Дәүләтшин Зөфәр бабай янында булдылар,аның истәлекләре белән уртаклаштылар, хәтирәләрен язып алдылар
6 февраль көннБорды мәктәзбе укучылары  "Татарстан почтасының " Борды бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар. Элемтә бүлекләре, почта эшчәнлеге белән таныштылар .Хатлар ,открыткалар , бандероль, посылкалар җибәрүне күзәттеләр, газеты һәм  журналларга язылу серләренең ничек башкарылуын белделәр.

7 февраль  көнне авыл җирлекләрендә  “Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышларында районның мәктәп укучылары, укытучылары да читтә калмады.


6
февраль, 2015 ел
җомга
10 февральдән 20сенә кадәр районда «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик декада үтә. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак.
Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре икътисадчылары өчен республикакүләм семинар узды.   Семинарда бүгенге икътисади хәлдә кредитлар, субсидияләр алу, елга куелган бурычлар турында сөйләштеләр.
7 февральдә Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Чаңгы юлы – 2015» ярышлары үткәреләчәк. Әлеге массакүләм чара һәрбер авыл җирлегендә дә уздырылачак.
27 январьда илебез халкы Россия тарихында 862 көнгә сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград чолганышы өзелүнең 71 еллыгын билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International