ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Кичә, 3 февральдә    Комсомолец поселогында  халык җыены булып узды. Анда   муниципаль районы башлыгы Васил Гариф улы  һәм район хокук саклау органнары, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.

 Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне - бу Халыкара ракка каршы көрәш берлеге 2005 елдан башлап ел саен оештыра торган чара.  

 

Мәләкәс мәктәбенең 5 класс укучылары (сыйныф җитәкчеләре Липатова З. М.)"Ветеранга  солдат хатлары" акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы  ветераннарына хатлар язу  эшне дәвам итәләр
1 февраль көннеБәтке мәктәбенең  балалар Думасы   членнары Пасмурова Аделина һәм Мартынова Аделина (педагог оештыручы Гайнетдинова Г.Ф.)  “Укучылар үзидарәсен үстерү” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында уңышлы катнашып кайтты. Алар  Дума эшчәнлеген яшьтәшләренә тәкъдим итте һәм уңай бәяләмә алуга иреште.
Бәтке мәктәбендә  башлангыч класс укучылары  арасында хәрби- патриотик "Аҗаган"  уеннары узды. "Яшелләр"һәм "Зәңгәрләр" командалары арасында   беренче ярдәм күрсәтү, канат тартышу, граната ташлау, миналар эзләү,Байрак табу  ярышлары булды. "Зәңгәрләр" командасы җиңү яулады 
Шуларның 821е – савым сыеры. Фермерлар 376 баш дуңгыз, 342,5 мең кош, 472 ат, 3323 баш сарык малы тоталар.  ("Якты юл" газетасы битләреннән )
 Районда булган 55 фермер хуҗалыкларында 2014 елда 503,124 млн сумлык продукция җитештерелгән. Бу 313 центнер дуңгыз ите, 416 центнер – сарык, 3279 центнер – сыер, 12936 центнер кош ите җитештерелгән дигән сүз. Барлыгы 35031 центнер сөт савып алынган. Ягъни бер сыерга 4272 килограмм. (Якты юл)

Княз мәдәният йортында   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш кырларында Сез ил өчен көрәштегез"” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде .Бу чара Сталинград шәһәре янында барган каты  сугыш турында иде. Укучылар   быелгы Бөек Җиңүгә багышланган эмблема әзерләделәр ,викторинада катнаштылар , Сталинград янында 200 көн буе дәвам иткән сугыш турында күп мәгълүмат белделәр.

Круглое Поле мәктәбенең 5 класс укучылары белән    Бөек Ватан сугышы  турында әңгәмә  узды.Шабакаева Вероника әзерләгән "Сугыш  куркыныч сүз" дигән чыгыш та укучыларны битараф калдырмады.   

Круглое Поле мәктәбе китапханәсендә   "Бөек Ватан сугышы язучылар әсәрләрендә" дигән чара узды. Укучылар   язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз батырлыгын сурәтләгән әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар тәкъдим иттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International