ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге социаль пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк. Сүз 2022 ел башыннан Россия Пенсия фондына халыкны социаль яклау органнарыннан тапшырылган ярдәм чаралары турында бара:балалы гаиләләр, хәрби һәм көч органнары хезмәткәрләре гаиләләре, радиациядән зыян күргән гражданнар, транспортка ия булган гражданнар һәм башкалар.

2022 елның 22 апреленә Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы төбәкләре буенча азык-төлек товарларына куллану бәяләре дәрәҗәсе һәм индекслары турында мәгълүмат

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел узды. Безнең гаилә архивында бүгеге көнгәчә фронттан килгән ике хат саклана. 11нче сыйныфны тәмамлаганчы кызыбыз белән улыбыз ул хатларны үзләре укыган мәктәпкә алып барып, “Батырлык” дәресләрендә укып, иптәшләренә күрсәтеп тордылар. Бүгенге көндә, әлеге хатларны, карт бабаларының фотосурәтләрен балалары ягъни безнең оныкларыбыз йөргән балалар бакчаларында тематик чараларга багышлап уздырылган бәйрәм-тантаналарга алып баралар.

 

2022 елның 27 апрелендә Тукай районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге белән берлектә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләр белән очрашу үткәрде. Чара Чернобыль АЭСдагы авария көненә багышланган радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.

Тукай муниципаль районы районы Советы һәм Башкарма комитеты Фаил Мисбах улын туган  көне белән котлый

27 нче апрель көнне "Энергетик" мәдәният сараенда халык уен коралларында уйнау буенча "Моңлы дөнья" Халыкара фестиваль конкурсының гала-концерты узды. Анда Яңа Буләк мәдәният йортының "Мизгел" балалар инструменталь ансамбле 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек дип табылды. 

 Кадерле тукайлылар! Изге Ураза бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, тормышыгызга – ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим. 

Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы
 

 

Чишмә буе бик ямьле!!

 Бик матур һәм тирән эчтәлекле спектакль карап кайттык.Безгә,.бу бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт,дип яза район ветераннар Советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы

Матур Боерган кызлары!..Элфиякэй булган шул,мич коймагы койган шул!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International