ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Барыннан да ешрак салым органнары белгечләренә салым түләргә кирәкми торган отыш суммасы закон белән билгеләнгәнме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. 
Физик затлар тарафыннан һәр сумма буенча 15 мең сумнан артып киткән яки 15 мең сумнан артык табыш алганда, лотерея операторлары яки таратучылар һәм букмекер конторасында һәм тотализаторда уздырыла торган азартлы уеннарны оештыручылар салым агентлары дип таныла. 

Россиядә салымнар өчен декларация компаниясе бара, ул 4 майга кадәр дәвам итә.  

2021 елда түбәндәге төрдәге табыш алган кешеләргә 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга кирәк:

 


25
март, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 мартында көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Район хакимиятенең актлар залында эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә ярдәм итү йөзеннән электрон сәүдә буенча «Идеяләрдән алып сатуга кадәр» дип аталган махсус укулар үтте. Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Илмир Яббаров, Казаннан «Электрон сәүдә үзәге»нең үсеш департаменты җитәкчесе Анна Бурьянова, үзәк менеджеры Айдар Идрисов һәм ТРсы эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды вәкиле Эльвира Мифтахова катнаштылар.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген без сезгә «Журналист һөнәр алыштыра» дип исемләнгән яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Безнең фикеребезчә, ул үзенчәлекле дә район кешесенең авылдагы тормышы, эшенең бар нечкәлекләрен, катлаулыгын һәм шул ук вакытта кызык якларын да үзендә чагылдыра. Ничек кенә булмасын, авторның сәхифәне ачып җибәрүче тәүге язмасы күңелегезгә хуш килер, битараф калдырмас дип уйлыйбыз.

Бу атнада Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булды. Районыбызда ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр сәнгать фестиваленең сайлап алу турында быел 465 бала катнашты һәм финалга 216 бала чыкты. 

2022 елның 24 мартында район башкарма комитетының утырышлар залында район территориясендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе урынбасары Хәбибуллин Айрат Рафак улы алып барды.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләячәкләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү күләме 8,6 процент тәшкил итәчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карары шимбә көнне дөнья күргән», — диелә хәбәрдә. Индексациягә (ул 4 миллионга якын гражданга кагылачак) федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү "ярдәмче программасы кысаларында 2023 елда социаль түләү алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру турында"  

Агымдагы елның 22 мартында узган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышының беркетмәсе 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International