ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

ПЕНСИЯ ФОНДЫ 2022 ЕЛНЫҢ 1 ГЫЙНВАРЫННАН ГРАЖДАННАРГА ТҮЛӘҮНЕҢ ТҮБӘНДӘГЕ ТӨРЛӘРЕН БИЛГЕЛӘЯЧӘК

 Инвалид балаларга Яна ел бүләкләре тапшыру  дәвам итә,Яңа Байлар авылыннан  Соловьева  Александра да үзенең бүләген  кабул итте.  

Тукай районы "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" оешмасы рәисе Тукай муниципаль районы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә Новотрицкое авылында яшәүче  Хаков Владиславка Яңа ел бүләге тапшырдылар

Районда "Игелек кыл" хәйрия марафоны узды. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды.

Шушы көннәрдә башкалар кайгысына битараф калмый торган, сизгер күңелле, шәфкатьле кешеләр “Энергетик” мәдәният йортына җыелды. Максатлары бер – авыр тормыш сынавы кичергән, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән, бәхетсезлеккә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткан райондашларга ярдәм кулы сузу булды. 

 


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

15.12.2021 елга начар метеорологик күренешләр көтелми

Әгәр балигъ булмаган балалар милектә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салымнар түләүне ата-аналар, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак башкаралар.

Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе балигъ булмаган балалары өчен салымнар түләү өчен республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга киңәш итә.

 


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

7-11 сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен «Тел» (алга таба – Хакатон) проекты

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру ачылды. Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Сезне әлеге сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сораштыруны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түбәндәге сылтама буенча үтәргә була : https://open.tatarstan.ru/polls/.

 Ватан Геройлары көне   уңаеннан Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр белән "Патриот"хәрби дан музеенда  "Геройлар,Без сезне онытмабыз... " дигән батырлык дәресе уздырдылар 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International