16 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры эксперты Инстаграмда «социаль ипотека» программасында катнашучыларның күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү үзенчәлекләре турындагы сорауларына җавап бирәчәк.
Пособиене яңадан исәпләү өчен, 1 апрельдән эшли башлаган яңа кагыйдәләр нигезендә, гариза бирергә кирәк. Документлар һәм белешмәләр җыярга кирәк түгел.
Әмма гариза тутыру өчен реквизитлар кирәк булачак: баланың туу турында таныклык, никах теркәү турында таныклык, баланың һәм ата-ананың СНИЛСы, акча күчерү өчен банк картасы. Шул ук вакытта гариза бирүче һәм балалар Россия гражданнары булырга тиеш.
17 апрель көнне " Туган телдә җырлый чишмә "дип аталган иҗат Гала концерты уза.
Март дәвамында барлык гомуми белем бирү оешмаларында «Строй һәм җыр смотры»конкурсының мәктәп этаплары узды.
2021 елның 13 апрелендә Түбән Суык-Су авылы «АЛГА» спорт комплексы базасында 8 мәктәп командасы сайлап алу этабында катнашты.
14нче апрель көненә һава торышы
8 нче апрель көнне ,Боерган авылы җирлегендә, күренекле язучыларыбыз белән "Киләчәккә илтик татар моңын" дип исемләнгән тантаналы очрашу уздырылды. Халыкара бүләкләр иясе ,Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы - Факил Миннемөхәммәт улы Сафин ,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче -Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова һәм әфган сугышы ветераны,автор- башкаручы , талантлы алып баручы,бик күп җырлар авторы- Илдус Газизовлар рәхәтләнеп, чын күңелдән авыл халкы, балалар белән аралаштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Тукай районы укучылары Казан дәүләт аграр университетында булдылар.
Ата-бабаларыбыз борынгы заманнардан ук нәсел, ыруг, җирлек шәҗәрәсен төзеп, килер буыннарга ядкарь итеп тапшыра килгәннәр. Буыннар чылбырын тоташтыручы шәҗәрә бәйрәме Боерган авыл җирлегендә узды.