ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

12-14 мартта Октябрьский шәһәрендә үткән   бадминтон буенча VI Ачык республикакүләм турнирында  , Тукай районы данын -тренерлар Игорь Ковальчук һәм Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендәге кызлар командасы яклады,спортчы кызларыбыз 11 медаль белән кайттылар. 

Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. 21 март көнне Иштирәк авыл җирлегендә «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дигән бәйрәм узды.

 

 «Гигант» ҖЧҖдә Гостехнадзор комиссиясе тракторларга һәм трактор тагылмаларына техник күзәтү үткәрде.Әлеге хуҗалыкта 28 берәмлек трактор һәм 5 тагылма агрегат исәптә 

Үткән шимбәдә «Энергетик» мәдәният йортында Тукай районы якташлары очрашуы узды. Тукай районы – ак кала төзелешенә, Россиядәге гигант заводларның берсе КамАЗ салуга иң зур өлеш керткән җирлек. Безнең җирлек – сыендыручы да, туендыручы да.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

«Бердәм РОССИЯ» сәяси партиясе Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә 26 мартта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

 

24 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 3 Тукай гаиләсе сертификатка ия булды.

2021 елның 25 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә   урыны белән томан көтелә.

Подсолнухи поселогындагы Магистральная урамында юлны төзекләндерү эше 25 мартта кабат яңартылыр дип көтелә. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов хәбәр итә.

 

 Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Түбән Кама шәһәренең Г. Тукай исемендәге китапханәсенә бардылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 9-11 апрельдә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Урынны кешеләр ясый» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл депутатлары катнаша ала.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International