28 декабрь көнне Новотроицкое авылында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Видео
Яңа ел яллары – һәркем өчен иң көтеп алган вакыт. Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү мөһим. Көнне өйдә телевизор карап яки компьютерда утырып кына үткәрү зыянга гына. Шуңа күрә тукайлылар актив ял турында онытмый. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да.
Күп тапкырлар Сабан туе батыры булган, дәрәҗәле турнирларда кубок һәм медальләр откан Биклән егете Илназ Рамазановка нибары 18 яшь. Бүген ул Тукай районының атаклы спортчылары исемлеген җитәкли. Ир-атларга гына хас үҗәтлек, тырышлык сыйфатлары булган чемпион белән без дә очраштык.
2019 ел нинди резонанслы вакыйгалар белән истә калды? Чиновникларга законсыз рәвештә бирелгән җир кишәрлекләрен кире кайтарып алу мәсьәләләре ничек тора? Тукайлылар закон бозуларның нинди очракларыннан зарланалар? Болар хакында район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Айрат Галимәрдәнов сөйләде.
2020 нче елның 11 нче гыйнварында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә Халыкара Рәхмәт көн уңаеннан «Рәхмәт – шулай яхшылык яңгырый!»дип аталган акция уздырды.
8 гыйнварда Россиядә балалар киносы көне билгеләп үтелә. Шушы датага багышлап Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре «Фильм, фильм, фильм! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар
7 гыйнвар көнне Мәләкәс авылында Мәләкәс авыл җирлеге Кубогына ир-ат командалары арасында шайбалы хоккей буенча ачык турнир булып узды.
Боерган авылында Яна елны. кышкы ялларны кунелле итеп уздырдылар,Өлкән ветерананарны да читтә калдырмадылар. Инвалид балаларнын өйләрендә булырга да ,бүләкләр тапшырырга да өлгерделәр
Мәләкәслеләр эшли дә ,ял да итә беләләр.Фоторепортаж
Кече Шилнә мәдәният йортында Яңа ел кичәсе-балмаскарад булып узды. Үзешчән сәнгать артистларының чыгышлары күңелле уеннар ,конкурслар һәм котлаулар белән үрелеп барды.Элбэттэ булэклэулэр дэ куп булды .фоторепортаж