ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

 

2020 нче елның 4 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Сайфуллина Альбина һәм Насырова Ләйсән кышкы каникуллар вакытында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү планын тормышка ашыру кысаларында «Каникулларны ата-аналар белән бергә үткәрик!" дип исемләнгән уен-практикум  һәм «Мәзәкчеләр» уен программасы уздырды. 


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Балкыш " лагерендә 10-15 яшьлек укучылар өчен кышкы смена узды.

5 гыйнвар көнне Новый поселогында урнашкан  спорт мәктәбендә билбау көрәше буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Ярышларда 35 спортчы катнашты.  

7 гыйнвар көнне Кече Шилнә авылында өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды

«Агрокөч» холдингына керүче «Чаллы-МПК» җитештерү комплексында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән чираттагы очрашу узды. Журналистларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырдылар.


Ярышлар чаңгы спортын популярлаштыру, кышкы чаңгы сезонын ачу, иң көчле спортчыларны ачыклау, сәламәтлекне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде.
Кышкы чаңгы сезонын ачуга багышланган традицион чара спортчылар өчен чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. 


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Кнәз авылында Изге Николай Чудотворец чиркәвендә Раштуа бәйрәме уңаеннан төнге литургия узды

2020 нче елның 3 нче гыйнварында Кнәз авыл җирлеге депутаты Тамара Егор кызы Тузеева һәм авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе  ирле-хатынлы Вера Петровна һәм Александр Семенович Поповларны бриллиант туйлары белән чын күңелдән котладылар

2020 нче елның 5 нче гыйнварында, кышкы каникулларның иң кызган чорында, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Яңа ел сюрпризлары " исемле конкурс – уен программасы үткәрделәр 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International