ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

 

Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.

2019 елның 9 августында "Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагере базасында" Табигатьне башка итеп кер!»дигән экологик чара узды.

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.

Тукай муниципаль районы буенча 12.08.2019 елга кыр эшләре көндәлеге

Район авыл хуҗалыкларында 12 август көненә сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә

Агымдагы ел башында Тукай районы үз алдына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, авыл җирлекләренең инфраструктурасын, халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча бик тә җитди бурычлар куйды. Инде җәйнең уртасын уздык, елның яртысы артта калды. Куелган бурычлар ничегрәк хәл ителә? Аларны тормышка ашыру юнәлешендә нинди эшләр башкарылды?  Район башлыгы Фаил Камаев белән әңгәмәбез шул хакта.

 

Тукай районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Кузкәй амбулаториясенә алып бару оештырылды.

 

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыру максатыннан, 9 августта Биюрган, Колыш авылында яшәүче 16 диспансеризация үтәргә тиешле өлкән кешене Кузкәй амбулаториясенә алып бару оештырылды.


10
август, 2019 ел
шимбә

"РариТЭК» та очрашу (фоторепортаж)


9
август, 2019 ел
җомга

 

2019 елның 9 августында Тукай муниципаль районында «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова А.З. һәм социаль педагогы  һәм Сәлимова А. З. социаль хезмәт алучылар белән "Физкультурачы көне» үткәрде. 

 

 2 август көнне Тукай районы “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы актив өлкәннәре сәламәт яшәү серләре белән уртаклашты. Очрашу барышында Калмаш, Биюрган, Югары Байлар, Иске Дөреш авылларында яшәүче апалар дару үләннәрен ничек һәм кайсы чирләрне дәвалаганда кулланулары турында сөйләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International