ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

        Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы  3 яше тулмаган  ике һәм аннан да күбрәк  балага түләү рәсмиләштергән.

 Чарада авыл җирлеге ветераннары катнашында спектакль курсәтелде. Анда район ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы катнашты.

Кичә Тукай район хастаханәсенең актлар залында Тукай районының Калмаш фельдшер-акушерлык пунктында 37 ел мөдир булып эшләгән Мәгъсүмова Рәзинә Шәмис кызына « Татарстан Республикасының сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны» медале тапшырылды.

Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, — дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә. Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шөкер, әлеге эш бүгенгесе көндә дә тукталмый. Матур гына дәвам итә. Шушы көннәрдә районның Яңа поселогы мәдәният йортында «Тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда без дә катнашып, районның данлыклы гаиләләре белән таныштык.

Хөрмәтле иҗтимагый һәм коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре! Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы түбәндәге мәгълүматны җиткерә: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сылтама буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә мониторинг үткәрә https://forms.gle/5Cr5AZU4xQYxrkxE6. Мониторинг үткәрүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз !

«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе 2023 елның 9 мартында 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен оештыра.

Агымда елның 15 -17 февралендә рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Метеорологик фараз һәм гадәттән тыш хәлләр (вакыйгалар)куркынычы

1 мартта тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чаллының 17 гаиләсе сертификатка ия булды.

Мобилизациядэ катнашучыларга  ярдәм иту Биклән авылында  дәвам итә. Инде ярдәмебез тиеп, бераз булса да жинелерәк булсын ир-егетләребезгә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International