ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле иҗтимагый һәм коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре! Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы түбәндәге мәгълүматны җиткерә: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сылтама буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә мониторинг үткәрә https://forms.gle/5Cr5AZU4xQYxrkxE6. Мониторинг үткәрүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз !

«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе 2023 елның 9 мартында 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен оештыра.

Агымда елның 15 -17 февралендә рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Метеорологик фараз һәм гадәттән тыш хәлләр (вакыйгалар)куркынычы

1 мартта тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чаллының 17 гаиләсе сертификатка ия булды.

Мобилизациядэ катнашучыларга  ярдәм иту Биклән авылында  дәвам итә. Инде ярдәмебез тиеп, бераз булса да жинелерәк булсын ир-егетләребезгә.

4 мартта,18:30 сәгатьтә Новотроицк мәдәният йортында "Яз килә" дип аталган хәйрия концерты була.Җыелган акчаларның барысы да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ,аларның гаиләләренә ярдәм итүгә тапшырылачак 

15 март көнне Боерган авылы мачетенда, хатын-кызлар өчен "Яшәү мәгънәсе",дип исемләнгән
дини- темага кичә уздырылы,башлана сәгать 9:00 да.


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

    Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм  абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча  производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә «КАН АВТО» салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Зыян күрүчеләргә беренче тапкыр транспорт чараларын тапшыру шул күләмдә башкарылды.

26.02-28.02 .2023ел. Физика буенча "Олимпка юл"республика олимпиадасы узды. Призер-Борды урта мәктәбе укучысы Чернов Валентин ,укытучысы Эдип Әнвәр улы.

Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International