2022 елның 2 ноябрендә Князев мәдәният йорты хезмәткәрләре Княз мәктәбе укучылары белән шагыйрь , тележурналист, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең әгъзасы Разов Мирхади Мирзаян улы белән очрашу уздырдылар.
2022 елның 3 ноябрендә Тукай муниципаль районының Ветераннар советы иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева, Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, Тукай муниципаль районының социаль яклау белгечләре, Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Чыршылы авылында яшәүче Шәйдуллина Рәсинә Билал кызын 95 яшьлеге белән котладылар.
Китапханәдә “Авылыбызның күренекле кешеләре” циклыннан очрашулар дәвам итә.
Үткән атна җомгасында Яңа поселогы мәдәният йортында Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды.
Россия Конституциясе көнендә Татарстан укучыларына паспортлар тапшырдылар.Бу чарада Мәләкәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Еремеева Полина катнашты
Тукай районының 7 сыйныф укучылары -агрокласслар Казан дәүләт аграр университетында, Н.Э. Бауман исемендәге КДВМА, механикалаштыру һәм техник сервис институтында булдылар.
Тукай районы КВН уеннарының финалы узды. Анда Иске Абдул авыл җирлегеннән «Шук бармаклар», Бикләннән «Биклән борычлары», Күзкәйдән «Катык», Иштирәктән «Текә кызлар», Түбән Сукысудан «Твикс», Шилнәбаштан «Оба-На» яшьләре ярышты!
Тукай районында да төрле милләт халыклары гомер кичерә. Алда санап үтелгән милләтләрдән кала районда азербайҗан, әрмән, таджик, ингуш һәм башка башка милләт кешеләре көн күрә.
Әҗмәкәйдә «Авыл кибете» ачылды тантанасы узды, ул Татарстан кулланучылары союзы программасы кысаларында төзелгән.Чарада Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты һәм узенең котлау сүзләрен җиткерде
Тукай районы хакимиятендә газлаштыру программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды