Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәр елдагыча районда яшәүче сугыш ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын, тыл ветераннарын хөрмәтләү чаралары үтә. Шул матур гадәтне дәвам итеп, бу чәршәмбедә район башлыгы Фаил Камаев, районның төрле оешма җитәкчеләре һәм урынбасарлар, авыл җирлеге башлыклары авылларга чыгып Җиңү көнен якынайткан өлкәннәребез белән күреште, алар белән аралашып, ТРсы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район хакимияте исеменнән рәхмәт сүзләре язылган бәйрәм хатлары, республика һәм җирле җитәкчелек, «Единая Россия» сәяси партиясе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне таратты.
Татарстан Республикасы көнчыгышында 2022 елның 6 маенда төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.
5 майда18 сәгатьтән 6 май 2022 ел18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү.
Биклән авылында гомер итүче тыл ветераны Тәгъзимә Шәех кызы Минибаевага 90яшь тулды .
Илфак Шамил улы матур котлау сүзләре белән Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын , Тукай районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды,ихлас теләкләр җиткерде
4 нче май көнне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев hәм район җитәкчеләре алар белән күрешеп, хәлләрен белешеп, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ветераннарга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты hәм бәйрәм кучтәнәчләре тапшырылды
Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Рафак улы Хәбибуллин уз исменнән, район башлыгы Фаил Камаев исеменнән ветераннрны бәйрәм белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырды.
Районыбызда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 сугыш ветераны ,49 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары,180 тыл ветераны яши.
Сугыш ветераннарына бүләкләр һәм азык – төлек җыелмалары тапшыру -Тукай муниципаль районында традициягә әйләнгән күркәм гадәт. Республикадан азык-төлек җыелмалары һәм районнан бүләкләр тапшырыла.
Тукай муниципаль район башлыгы Фаил Камаев районның иң хөрмәтле кешеләрен - Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котлады.
Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, хәл-әхвәлләрен белешү күркәм традициягә әверелде. Тукай район Башлыгы Фаил Камаев Иске Абдул авылыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алчинов Ефим Павловичны котларга килде.