ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

 Борды авылы мәктәбенә быел беренче сыйныфка 10 бала укырга керде. 1 Сентябрь – Белем бәйрәмендә укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, барлык укытучыларны «Миңнехуҗина М.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Борды авыл җирлегеннән район советы депутаты Равил Миңнехуҗин тәбрикләде.

Начар   метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.

2021 елның 4 сентябрендә 08 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр 2021 елның 4 сентябрендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2021 елның 14 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була

Адәм балаларыннан тыш, терлекләр дә кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗ. Аларның сәламәтлеге мал табиблары кулында. Әлеге изге һөнәр ияләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан без Князево ветеринария участогы башлыгы Миннеҗәлил Әбделмәнов белән очраштык.  

Район ЮХИДИ инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре автомобильдә дөрес алып барылучы балаларга бүләкләр тапшырдылар. Акция 1 сентябрьдә – Белем көнендә үтте. 

 

2021 нче елның 2 нче сентябрендә Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре һәм мөгәллим клубы белән берлектә балалар өчен Белем көненә багышланган " Укы, Рәсем яса! " дигән фотозона әзерләделәр.  


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Калмия мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды

Калмаш мәктәбендә Белем көне зур әзерлек белән узды.

Күзкәй мәчете каршында быелгы җәйдә ике ай буе «Мәрхәмәтле балалар» курсы эшләде. Максаты – традицион ислам кануннарына таянып әхлак һәм дин нигезләрен өйрәнү, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның җәйге ялларын күңелләрдә озак сакланырлык, истәлекле вакыйгаларга бай, файдалы итеп үткәрү.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International