"Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе"төбәк бүлеге лидеры Виталий Смирнов Тукай районында җирле үзидарәгә депутатлыкка кандидатлар белән очрашты.
Йөз кат төшсә, йөз кат алыр идем Түбәтәен аның иелеп. Игенченең маңгай тире саен, Җыерчыгы саен изгелек...
2018 елның ямьле җәе. Урта мәктәпне тәмамлаганнарына 30 ел тулу уңаеннан укучылар мәктәпкә җыелдылар. Укытучылары белән укучыларның күңелле очрашуы бара, һәркем үзенең хезмәт юлы, уңышлары турында сөйли. Ринат Габидуллин: «Минем әллә ни сөйләр сүзем юк инде, мәктәпне бетергәннән бирле авылда», – диде тыйнак кына. Чынлыкта, бу кыска гына сөйләмдә әллә ни яңалык юк та кебек. Ләкин укучыларым арасында Ринаттан да тырыш, хезмәтне чын-чынлап ярата торганы сирәктер.
Август конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында районнарга яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырдылар.
Ике яңа автобус балаларны Кнәз мәктәбенә, берсе – Калмаш мәктәбенә һәм тагын берсе – Яңа поселогы мәктәбенә йөртәчәк .
Район быел да Республика көнен Яңа Троицкий авылындагы ял паркында бәйрәм итте. Чара ике мәйданчыкта барды.
Бәйрәмдә район башлыгы Фаил Камаев белән бергә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы, ТР Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТатРИТЭКнефть» ягулык-энергетика компаниясе директоры Николай Нефедов катнашты.
Тукай районы педагоглары, традицион август конференциясенә җыелып, 2019-2020 уку елына йомгак ясады, яңасына бурычлар билгеләде. Конференциягә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
03 сентябрь 2020 ел көнне Росстат матбугат конференциясенең Онлайн-трансляциясе:
""Сан" әһәмияткә ия: статистиканы технологияләр ничек үзгәртә" уза
2020 нче елның 30 нчы августында Княз авылы мәдәният йорты территориясендә «Татарстан –безнең уртак йортыбыз»дип аталган VIII Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. Фестивальнең бәйрәм программасын Кнәз авылы мәдәният йортының «Умырзая» бию ансамбле ачып җибәрде. Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов халык адресына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
2 сентябрь көнне Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
Тантаналы чараның хөрмәтле кунагы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева булды. Ул чакырылган кунакларны балалар туу белән котлады һәм 4 Тукай гаиләсенә сертификатлар тапшырды.
Тукай районында эшләп килүче "Игелек кыл" хәйрия фонды Түбән Суыксу авыл җирлегеннән Насретдиновлар гаиләсенә инвалид бала өчен памперслар сатып алуда матди ярдәм күрсәтте
Казанга халыкара рейслар белән килүче таләпләр турында сөйлибез.
Тулырак мәгълүмат-карусельдә.