Хөрмәтле гражданнар!
Сезне Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләү өчен конкурс һәм башка бәяләү процедураларында катнашуга чакырабыз.
Дәүләт граждан хезмәтенә керү турында карар кабул иткәндә гражданга компьютерда документлар әзерләүгә бәйле вазыйфаи бурычларны үтәргә, шулай ук гражданнар һәм хезмәт буенча хезмәттәшләр белән аралашырга тиешле сәләтләрне исәпкә алырга кирәк.
Әгәр сезгә сәламәтлек мөмкинлек бирә һәм дәүләт граждан хезмәтенә керүдә ныклы теләк бар икән, кызыксынучы вакансияне сайларга һәм документларны тиешле дәүләт органына җибәрергә кирәк.
Без вазыйфаи бурычларын сыйфатлы үтәүгә һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешүгә югары мотивацияле профессиональ кадрларда кызыксынабыз.
Конкурс яки башка бәяләү процедурасы уңышлы узган һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына билгеләнгән очракта сезнең өчен тиешле шартлар тудырылачак
Подробнее о поступлении на службу
Соңгы яңарту: 2022 елның 15 апреле, 13:02