Чаллы шәһәреннән 39 км көньяк – көнчыгыштарак, Чаллы – Сарман автомобиль юлы буенда утырган Иске Теләнче авылы (1703 елдан мәгълүм) урынында Казан кешесе хәер сорашып йөргәндә вафат була һәм шунда җирләнә. Авыл исеме шуннан килеп чыккан. Янәшәдә агып ятучы елгага да шул исем бирелә. Ә Теләнче елгасының Игәнәсенә койган тамагында икенче авыл урнаша. Тоташ кара урманнар биләгән урында агачларны төпләп, иң башта бирегә башкорт катламына язылган татарлар килеп утырган, дип фаразлана. Аннан инде Явыз Иван чукындыруыннан качып, Казан кешеләре килеп урнаша башлаганнар. Байлар узләренең крепостнойлары белән бергә кученгән. Теләнче – Тамак халкы Казан кешесе һәм “башкортлар”дан формалашкан.
Теләнче Тамак якларының танылуына төп сәбәпче – татарның атаклы сәүдәгәрләре, безнең төбәкләргә ХVIII йөздә Кырын ханлыгын Россия яулап алгач кученеп килгән Хәлфиннар.
Илдә совет власте урнашкач, Теләнче Тамакта да авыл советы оештырыла. 1929 елда “Мәгариф” колхозы оеша.
1922 елда Нөркәй волосте бетерелеп, авыл Чаллы кантонына кушыла.
1928 елда СССР да машина – трактор станцияләре (МТС)төзелә. 200 гә якын кеше эш урыны белән тәэмин ителә.
1960 елларда Теләнче Тамак территориясендә зур-зур административ биналар, складлар, экстакада, торак йортлар, кибет, ашханә, балалар бакчасы, мунча төзелгән.
1957 елда Ворошилов районы бетерелгәч, авыл 1959елга кадәр Яңа юл районы узәге булып исәпләнә. Территориянең яртысы Минзәлә, яртысы Сарман районына кушыла. 1984 елда “Мәгариф” колхозы, курше “Игенче” (үзәге Яңа Бүләк) һәм Тукай исемендәге (Иске Дөреш) колхозлар белән Тукай районы составына кертелә. Бүгенге көндә Нәҗметдинов Рамил Шәрип улы авылның җирле хакимияте рәисе вазифасын башкара.
Соңгы яңарту: 2013 елның 14 мае, 16:51