Кайбер галимнәр әйтүенчә, «Мәләкәс» атамасы «мәлә» һәм «кәсә» дип аталган төрек-угыр кабиләләре этнонимыннан килеп чыккан. Бу атама Хисамеддин бине Шәрәфеддин (Мөслими) тарафыннан төзелгән «Тәварихе Болгария» китабында да телгә алына. Анда Аксак Тимернең 1390 елда, Тойма елгасы тамагында булганнан соң, Алабугадан Мәлкәс авылына юл тотуы, гаскәрләренең исә Чулман буендагы авылларда тукталулары, көннәрнең салкынаюы һәм кардан барырга кирәклеге хакында әйтелә. Əмма чыганакка тулысынча таяну дөрес булмас. Чөнки әлеге хезмәт, нигездә, халык авыз иҗатын кулланып язылган.
Мәләкәс авылы архив документларында 1795 елдан башлап телгә алына. Аларда Мәләкәснең Уфа өязенә керүе һәм төрле яклардан килеп урнашкан ясаклы «иске» керәшеннәрдән торуы әйтелә. Тарих фәннәре кандидаты М. Глухов фикеренчә, Мәләкәс тарихы чукындырылган ногайбәк һәм мөселман тамырларына барып тоташа. Мәләкәслеләр арасында: «Без – иске керәшеннәр – Явыз Иван хакимлек иткән чорга кадәр үк үз теләгебез белән христианлыкка күчкәнбез», - дигән фараз яши. Ə тарих фәннәре докторы Д. Исхаковның «Татарстан» журналында чыккан бер мәкаләсендә («Крәшеннәр», 1992 ел, №11-12, 80 нче бит) болай дип язылган: «Татар халкының аерым бер төркеме – субконфессиональ берлек буларак - крәшеннәр ике этапта формалашкан: XVI йөзнең икенче яртысында – XVII йөзләрдә «иске крәшеннәр» дип билгеле булган төркем оеша, ә XVIII гасырның беренче яртысында «яңа крәшеннәр» барлыкка килә. XVIII-XX йөз башларында крәшеннәрнең төп өлешен «иске крәшеннәр» тәшкил иткән. XVIII гасыр башларында аларның саны 17 мең була. XVIII гасырның беренче яртысында алып барылган көчләп чукындыру Идел буендагы мәҗүси халыкларның бөтенләе белән диярлек христианлыкка күчүенә китерсә дә, татарларны чукындыру сәясәте әллә ни зур уңышка ирешә алмый: тулаем алганда, XVIII йөз урталарында өстәмә рәвештә нибары 3451 татар гына православие диненә күчә («яңа крәшеннәр» шулай барлыкка килә)». Димәк, «иске керәшеннәр» XVI йөздә генә барлыкка килгәч, Мәләкәс керәшеннәренең дине үзләре теләп алыштырулары турындагы фараз ялгыш булып чыга. Аннары, белүебезчә, Казан ханлыгы чорында үзләре теләп иман алыштыручылар бармак белән генә санарлык булган. Чөнки алар ниндидер яңа идеология барлыкка килү яки мәҗбүриләү нәтиҗәсендә генә күбәя, төркем булып оеша алганнар.
Авыл аксакаллары сөйләп калдырган риваятьләр буенча, якынча биш йөз еллар элек Мәләкәс урынындагы урманнан агып төшүче кечкенә чишмә буенда Чәде авылы булган. Анда мөселманнар, ягъни татарлар гына яшәгән. Авыл яныннан Алабуга каласына илтә торган үзәк юл үткән. Юлчылар чишмә янына тукталып, сусауларын баскан, ял иткән. Авыл исеме, имеш, юлчы урысларның чишмәне «Святая вода» дип атауларыннан «святы» сүзенең «чәде»гә үзгәрүеннән килеп чыккан. Чәде халкы, Явыз Иван чорындагы көчләп чукындырулардан качып, башка җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булган.
Берничә ел үткәч, ташландык авыл төбәгенә Мәләкәс елгасының түбәнрәк өлешендәге Кенәр авылыннан яңа кешеләр күчеп килә. Елганың ике як ярына да өйләр салына. Күчеп килүчеләр үзләре электән үк кызыгып йөргән саф сулы чишмә буена яңа авыл нигезлиләр.
Революциядән соң авылдан тугыз хуҗалык аерылып чыга. Урман янына урнашкан яңа авылны Кырмыска авылы дип атыйлар. Авылда иң кимендә ун хуҗалык булырга тиеш дигән карар чыккач, Кырмыска халкы Мәләкәс, Калинин һәм Куян авылларына күчеп утыра.
Күмәкләшү елларында, җиде йорт берләшеп, «кырмыска» хуҗалыгы оеша. 1931 елда колхоз эреләндерелә һәм Ворошилов исемен йортэ башлый. Аның беренче рәисе итеп Василий Евсеев билгеләнә. 1963 елдан күмәк хуҗалыкка Калинин исеме бирелә. 1999 елда хуҗалык җитештерүчеләр кооперативы итеп үзгәртелә.
Мәләкәстә заманында гыйбадәтханә һәм чиркәү яны мәктәбе эшләгән. Əби патша чорында төзелгән бина революциядән соң башлангыч мәктәп итеп үзгәртелгән. (Берничә ел элек Мәләкәслеләр чиркәү булган урынга «изгеләштерү» үткәргәннәр. Киләчәктә анда яңа гыйбадәтханә салыныр дип көтелә). 1924 елга кадәр анда Назарий Денисов, ә 1924-1928 елларда ирле-хатынлы Сабанаевлар мөгаллимлек иткән. 1929 елда авылда агачтан салынган яңа мәктәп ачыла. 1949 елда авыл мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә. Ə алтмышынчы елларда ачылган яңа белем йорты урта мәктәп статусы ала.
Авылның үзәк юл буенда урнашкан булуы болганчык елларда халык өчен шактый зур кыенлыклар тудыра. Гражданнар сугышы чоры кешеләре: «Аклар килсә - акларга, кызыллар килсә - кызылларга сәлам биреп яшәдек», дип искә алганнар. Əмма, иелгән башны кылыч кисми, дисәләр дә, авылда тукталган хәрбиләр еш кына халыкның җыеп куйган ризыгын, мал-мөлкәтен талаганнар, хатын-кызларны җәберләгәннәр. Мәсәлән, ул елларда Князевлар гаиләсе зур югалту кичерә - аларның бик тә чибәр кызларын (исемен төгәл хәтерләүче юк) аклар мәҗбүри рәвештә үзләре белән алып китә. Бу вакыйгадан соң, юлда хәрби киемле ят кешеләр күренсә, әти-әниләр үз кызларын идән астына качырып калырга мәҗбүр булалар. Сак астында каторгага озатылучылар да туктала авылга. Җинаятьчеләр арасында ачлык вакытында кеше ашауда гаепләнүчеләр дә шактый очрый.
Бөек Ватан сугышына Мәләкәс авылы 223 ир-егетен озата. Шуларның 124е сугыш кырында ятып кала. Җиңү яулап кайтучылар арасыннан Берлинны алуда катнашкан Мифодеев Василий Павлович шәхесе игътибарга лаек. Авыл музеенда ефрейтор Мифодеевка Берлин, Дрезден, Прага шәһәрләрен азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен СССР Маршалы, Беренче Украина фронты командующие И. Конев, фронтның Хәрби Совет әгъзасы, генерал-лейтенант К. Крайнюков һәм фронт штабы башлыгы, армия генералы И. Петров имзаланган Рәхмәт Хаты саклана. В. Мифодеев Дан һәм Бөек Ватан сугышы орденнары, «Германияне җиңгән өчен», «Берлины алган өчен»… медальләре белән бүләкләнгән.
Мәләкәс авылыннан шактый күренекле шәхесләр үсеп чыккан. Хәрби врач, запастагы медицина подполковнигы Р. Терентьев; техник фәннәр докторы Б. Анисимов; икътисад фәннәре докторы Н. Евстафьев; атказанган механизатор һәм Ленин ордены кавалеры И. Ульянов; Санкт-Петербург каласында прокурор вазыйфасын башкаручы И. Еремеев; III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, атказанган терлекче М. Еремеева һ.б. санап китәргә була.
Мәләкәс мәктәбе киләчәктә дә җәмгыятебезгә чын шәхесләр тәрбияләр, дияргә ныклы нигез бар. 2004 ел ахырында укучылар яңа белем йортына аяк басканнар. Биредә мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны «эләктереп алырга» гына торучы тәҗрибәле укытучылар белем бирә. Укучылар район һәм республика күләмендә уздырылучы конкурсларда алдынгы урыннар яулыйлар. Мәктәп базасында район сәнгать мәктәбенең рәсем, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең милли көрәш, хоккей бүлекләре ачылган. Һөнәри агролицей филиалы эшли башлаган. Белем йорты 2006 елда «Россиянең алдынгы мәктәбе» исеменә лаек булган. Ә рус һәм татар теле, әдәбиятлары укытучысы Галина Борисова Россия Федерациясе Президенты премиясе грантын алган.
Мәктәп заманча җиһазландырылган: һәр сыйныфта кызыклы итеп эшләнгән күрсәтмә әсбаплар, интернет челтәренә тоташкан компьютерлар урнашкан.
Мәктәптә туган якны өйрәнү музее оешкан. Халыкның үткәнен чагылдыручы экспонатлар биредә шактый тупланган.
Мәләкәсне якын-тирә районнарның керәшен авылларын бергә җыйнап, милли җәүһәрләрне барлап торучы сәнгати үзәк дип әйтсәк тә, арттыру булмастыр. Элек-электән килгән матур гореф-гадәтләр «Питрау» фольклор төркеме оешкач тагын да күркәмрәк төсмер алган. Ансамбльне оештыру эшен Раиса Прохорова башлап йөргән. Ул өйдән-өйгә кереп, өлкән буын кешеләреннән сораштырып, керәшен гореф-гадәтләрен һәм җырларын язып ала. Озакламый беренче концерт куела, «Солдат хатлары» композициясе сәхнәлештерелә. Ансамбль тулысынча 1990-1994 елларда оешып җитә һәм якын-тирә районнарда таныла. Тәүге җитәкчесе Анна Анисимова була. Сәхнәгә беренчеләрдән булып Анастасия Никифрова, Евдокия Трофимова, Маруся Липатова, Александра Моисеева, Татьяна Терентьева, Евдокия Пантелеева, Анна Ивановалар чыга. Аларга уллары, кызлары, киленнәре, кияүләре һәм оныклары кушыла. Ансамбльгә җиде яшьтән алып җитмеш яшькә кадәрле утыздан артык кеше җыела. «Питрау» төркеме һәм аның аерым солистлары «Балкышлар», «Сандугач керде күңелгә», «Уйнагыз, гармуннар», «Җырлыйк әле» конкурсларында катнаша, республика һәм район күләмендә үткәрелүче төрле бәйрәмнәрдә чыгышлар ясый. Татарстан телерадиокомпаниясе әзерләгән «Мәләкәстә Питрау бәйрәме» исемле телевизион тапшыру, тамашачылар соравы буенча, ике тапкыр кабатлап күрсәтелә. «Питрау» III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә лауреат исеменә лаек була. Алар тарафыннан «Питрау», «Покрау», «Нардуган» кебек борынгыдан килгән төрле бәйрәмнәр, уеннар, кичәләрнең сценарийлары төзелеп, халык хозурына ирештерелгән.
1998 елда Мәләкәс мәдәният йортында “Яшьлек” бию коллективы эшли башлый. Аны авылга Алабуга мәдәни-агартуучилиәесыннан практикага килгән Исмаилова Зөлфия Талгатовна оештыра.
2009нчы елдан коллективның җитәкчесе Солдатова Татҗяна Павловна. Коллективта төрле яшҗтәге 50гә якын бала бии. “Яшьлек” бию коллективы район оештырган барлык мәдәни чараларда катнаша, Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган төрле фестивалҗләрдә призлы урыннар ала.
Мәләкәстә мәдәният йорты, китапханә, авыл советы, медпункт һәм кибетләр эшли. Халык, нигездә, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылда барлыгы оч йөз егерме хуҗалыкта менгә якын кеше гомер итә. Авыл көннән көн үсә, яңа йортлар калкып чыга, авыл яшәрә.
Соңгы яңарту: 2013 елның 4 апреле, 11:08