Авыл җирлеге турында

Семекеев авыл җирлеге (административ үзәге – Семекәй авылы)

  • Җирлек составына дүрт торак пункты керә: СемекәйКүгәшСәетОргыды авыллары һәм МКР "Прозерный" (күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен 297 җир участогы), СНТ «Станкостроитель» һәм СНТ «Ленар».

Авыл Советының адресы:
423881, Татарстан Республикасы, Тукай районы, Семекәй авылы, Айдар Биктимеров урамы, 46 нчы йорт.

Телефон/факс:
(8552) 37-65-34

Җирлек Башлыгы – Усманов Илшат Мисхәт улы

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Абзалутдинова Светлана Вениамин кызы


2026 нчы елның 1 нче гыйнварына җирлекнең кыскача социаль паспорты

  • Авыл җирлеге территориясе – 6 622 700 кв.м;

  • Җирлек эчендәге юлларның озынлыгы – 14,44 км;

  • Халык саны – 550 кеше366 шәхси хуҗалык.

Шуларның:

  • ир-атлар – 289 кеше;

  • хатын-кызлар – 261 кеше;

  • пенсионерлар – 203 кеше;

  • хезмәккә яраклылар – 273 кеше.

Җирлектә түбәндәге милләт халыклары яши: татарлар-98%русларчувашларүзбәкләр һәм башкалар.


Җирлек территориясендә түбәндәге оешмалар урнашкан:

Мәгариф учреждениеләре:

  • Муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе – «Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе» (30 укучы, балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге 11 бала)
    – директоры Сагитова Ләйсән Рәхим кызы, тел: 37-65-32;

Мәдәният учреждениеләре:

  • Сәмәкәй авыл мәдәният йорты
    – директоры Хәйруллин Илгиз Марсил улы

  • Сәет авылы клубы
    – мөдире Габдрахманова Айсылу Гайнемөхәммәт кызы

  • Сәмәкәй авылы китапханәсе
    – Исхакова Әлфирә Әмир кызы

Элемтә:

  • Почта элемтәсе бүлеге
    – начальнигы Вәлиева Гөлия Рәшит кызы, тел: 37-65-25

Фельдшер-акушерлык пунктлары:

  • Сәмәкәй ФАПы
    – Фаррахова Миләүшә Нурулла кызы; тел: 37-65-13

  • Сәет ФАПы
    – Фәрдиева Рәзилә Зәки кызы; тел: 47-90-40

Авыл хуҗалыгы:

  • ООО "Ирек», сөт җитештерү, тел: 47-90-19

  • "Кама" агрофирмасы, үсемлекчелек, тел: 79-70-21

  • «Шилнә» җитештерү кооперативы, бәрәңге үстерү.

  • КФХ Петров Р.В., КФХ Исхаков Р.М., КФХ Мисбахов М.Т., КФХ Латыпов Р.Р., КФХ Хузияхметов И.Р., КФХ Хайруллин М.М.

Шулай ук авыл җирлеге территориясендә 4 мәчет2 Җиңү көненә багышланган мемориаль һәйкәл2 спорт мәйданчыгы1 хоккей корты1 буа2 төзекләндерелгән чишмә1 скотомогильник бар.

Соңгы яңарту: 2025 елның 26 декабре, 22:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International