ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«06» 04 2021 ел Яр Чаллы №42
ТР Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Кече Шилнә авылы Восточная микрорайонында Полевая, Подгорная, Вишневая, Поселковая, Строительная, Советская, Студенческая, Корабельная, Радужная, Парковая, Тенистая, Садовая, Луговая, Нижняя урамнары буенча торак пунктны газлаштыру өчен территорияне планлаштыру проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елнын 28 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамәгә таянып,
КАРАР БИРӘМ:
1. ТР Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Кече Шилнә авылы Восточная микрорайонында Полевая, Подгорная, Вишневая, Поселковая, Строительная, Советская, Студенческая, Корабельная, Радужная, Парковая, Тенистая, Садовая, Луговая, Нижняя урамнары буенча торак пунктны газлаштыру өчен территорияне планлаштыру проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2021 елның 12 маенда 15.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Кече Шилнә авыл җирлеге, Олы Шилнә авылы, Киров урамы, 55.
3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 06 04 42 номерлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
ТР Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Кечеы Шилнә авылы Восточная микрорайонында Полевая, Подгорная, Вишневая, Поселковая, Строительная, Советская, Студенческая, Корабельная, Радужная, Парковая, Тенистая, Садовая, Луговая, Нижняя урамнары буенча торак пунктны газлаштыру өчен территорияне планлаштыру проекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.