КАРАР «21»   май   2021 ел       № 62 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенеӊ генераль планы  проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү турында              

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«21»   май   2021 ел                                  Яр Чаллы                                       № 62

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенеӊ генераль планы  проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү турында              

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 24, 28 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы,  район уставы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2017 елныӊ 15 декабрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенең генераль планын эшли башлау турында» 6046 номерлы карары нигезендә, район халкының уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына хокук ияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатыннан, 

 

КАРАР БИРӘМ:

 

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенеӊ генераль планы  проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.
  2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында – tukay.tatarstan.ru, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында, Калмия авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырырга.

2.2.  Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

  1. Халык тыӊлауларын бер көндә үткәрергә дип билгеләргә:
    1.  халык тыӊлауларын үткәрү вакыты – 2021 елныӊ  21 июне 13.00 сәгатьтә, үткәрү урыны: Калмия авылы, авыл мәдәният йорты Молодежная ур., 23
    2.  халык тыӊлауларын үткәрү вакыты – 2021 елныӊ  21 июне 13.30 сәгатьтә, үткәрү урыны: Кырныш авылы, «Русалка» кибете янында.
    3.  халык тыӊлауларын үткәрү вакыты – 2021 елныӊ  21 июне 14.00 сәгатьтә, үткәрү урыны: Малтабар авылы, Октябрьская ур., 12Б.
  2. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы баш архитекторы А.Н. Нәдершинны билгеләргә.
  3. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
  4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Район Башлыгы                                                                                         Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елның 21 маендагы 62 номерлы карарына кушымта

 

 

Калмия авыл җирлегенеӊ генераль планы проекты буенча фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлеге генераль планы проекты (алга таба – Генераль план) буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның Генераль план проекты буенча фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала. 

  1. Гражданнарның Генераль план проекты буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.
  2. Генераль план проектының график һәм текст материаллары Калмия авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында мәгълүмат стендларында урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе - җомга, 9.00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр).
  4. Генераль план проекты Федераль дәүләт территориаль планлаштыру мәгълүмат системасы рәсми сайтында (fgis.economy.gov.ru) урнаштырылырга тиеш.
  5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2021 елныӊ 19 маеннан 2021 елныӊ 19 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.
  9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:
  • чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
  • проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр;
  • фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
  1. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
  2. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
  • халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
  • халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
  • халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
  • халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә халык тыңлаулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында, Калмия авыл җирлегендә мәгълүмат стендларында урнаштырылырга тиеш.

Документы находятся по этой ссылке https://disk.yandex.ru/d/5ZwQhiGcXfuvwA

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.53 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International