ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«15» июнь 2021 ел Яр Чаллы №78
«Нөркәй нефть чыганагының К-212 скважинасы тармагын төзекләндерү» 2007П дәүләт экологик экспертиза объекты буенча иҗтимагый тыңлаулар рәвешендә проект документлары материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүне башкаруга техник биремне, күздә тотылган эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү материалларын да кертеп) иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү турында
«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январендагы 7-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнарга, Россия Экология министрлыгының 2000 елның 16 маендагы «Россия Федерациясендә күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү турында нигезләмәне раслау хакында» 372 номерлы боерыгына, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2019 елның 29 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 31/10 номерлы карарына таянып, «Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 9 статьясы, Россия Дәүләт экология комитетының 2000 елның 16 маендагы боерыгы, «ИТ-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең («ИТ-Сервис» ҖЧҖ) 2021 елныӊ 31 маендагы 1044-05/21 номерлы язма мөрәҗәгате нигезендә
КАРАР БИРӘМ:
- «Нөркәй нефть чыганагының К-212 скважинасы тармагын төзекләндерү» 2007П дәүләт экологик экспертиза объектыныӊ проект документлары материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүне башкаруга техник биремне, күздә тотылган эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү материалларын да кертеп) иҗтимагый фикер алышулар (иҗтимагый тыңлаулар рәвешендә) оештырырга һәм үткәрергә.
- Иҗтимагый тыңлауларны бер көндә, 2021 елның 16 июлендә 16.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 46 адресы буенча Тукай муниципаль районыныӊ чыгышлар залы.
- Эшчке төркем составын расларга (1 кушымта).
- Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга (2 кушымта).
- Иҗтимагый тыңлауларны үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
- Иҗтимагый тыңлауларны үткәрү турында мәгълүматны «Транспорт России», «Республика Татарстан» һәм «Якты юл» («Светлый путь») газеталарында бастырырга.
- Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
- Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 15 июнь 78 номерлы карарына 1 кушымта
Эшчке төркем составы
Рәис:
Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе, комиссия рәисе;
Комиссия әгъзалары:
- Игътисамов Р.С. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары;
- Нәдершин А.Н. – Тукай муниципаль районының баш архитекторы;
- Миӊнегалиева Е.А. – Тукай муниципаль районыныӊ мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы;
- Сәетгәрәев Ф.М. – «СКС» МУП директоры;
- Исхакова Г.Г. – төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы.
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 15 июнь 78 номерлы карарына 2 кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге тәртип «Нөркәй нефть чыганагының К-212 скважинасы тармагын төзекләндерү» объекты буенча эшләнгән һәм район халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы иҗтимагый тыңлауларда катнашу һәм район халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
- Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмат стендларында һәм Тукай муниципаль районы сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылган.
- Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
- Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2021 елның 16 июненнән 2021 елның 15 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
- Иҗтимагый тыңлауларны үткәрү өчен җаваплы зат иҗтимагый тыңлауларны әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
- Иҗтимагый тыңлаулар секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
- Иҗтимагый тыңлаулар башланганчы, секретарь иҗтимагый тыңлауларда катнашучыларны терки. Теркәү битендә иҗтимагый тыңлауларда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
- Иҗтимагый тыңлаулар уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр
- Иҗтимагый тыңлауларны үткәрү барышында секретарь тарафыннан иҗтимагый тыңлаулар беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә иҗтимагый тыңлауларны оештыручы һәм секретарь имза куя.
- Иҗтимагый тыңлауларны оештыручы иҗтимагый тыңлаулар уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә иҗтимагый тыңлаулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
- иҗтимагый тыӊлауларга чыгарылган сорауныӊ исеме;
- иҗтимагый тыӊлауларны үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- иҗтимагый тыӊлауларда катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- иҗтимагый тыӊлаулар нәтиҗәләре буенча карар.
- Бәяләмә иҗтимагый тыңлауларны оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул иҗтимагый тыӊлаулар беркетмәсе белән бергә мәҗбүри рәвештә «Транспорт России», «Республика Татарстан» һәм «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.