КАРАР «28» июнь 2021 ел      № 87 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыны Сәмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:140301:226 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ территориаль зонасын үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

 

«28» июнь 2021 ел                      Яр Чаллы                                       № 87

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыны Сәмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:140301:226 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ территориаль зонасын үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрү турында

 

 

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 35, 36, 39 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, район Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып,   район һәм Сәмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләрнеӊ уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хуҗаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыны Сәмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:140301:226 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ территориаль зонасын «ОД-1» зонасыннан «Ж-1» зонасына үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрергә.

2.1.   Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында (tukay.tatar.ru) һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ мәгълүмат стендларында урнаштырырга.

2.2 Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

3. Халык тыңлауларын бер көндә, 2021 елның 3 августта 14.00 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: Тукай районы, Сәмәкәй авыл җирлеге, Сәмәкәй авылы,  А.Биктимеров урамы, 44.

4. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы А.Н. Нәдершинны билгеләргә.

5. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                 Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның                      28 июнь 87 номерлы карарына кушымта

 

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыны Сәмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:140301:226 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ территориаль зонасын «ОД-1» зонасыннан «Ж-1» зонасына үзгәртү буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыңлауларында катнашу һәм авыл җирлеге халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
  2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Сәмәкәй авыл җирлегенеӊ мәгълүмат стендларында урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
  4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.
  5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2021 елның 2 июлдән 2021 елның 2 августка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  8. Халык тыңлаулары башланганчы, секретарь халык тыңлауларында катнашучыларны терки. Теркәү битендә халык тыңлауларында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
  9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:

- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;

- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;

- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

  1. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
  2. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:

-        халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;

-        халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;

-        халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;

-        халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

  1. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул халык тыӊлаулары беркетмәсе белән бергә мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.48 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International