Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыны Комсомолец авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:210101:88 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ территориаль зонасын үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрү турында
РФ Шәһәр төзелеше кодексының 35, 36, 39 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, район Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып, район һәм Комсомолец авыл җирлегендә яшәүчеләрнеӊ уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хуҗаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан,
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыны Комсомолец авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:210101:88 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ территориаль зонасын «Ж-1» зонасыннан «ОД-1» зонасына үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
2.1. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында (tukay.tatar.ru) һәм Комсомолец авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ мәгълүмат стендларында урнаштырырга.
2.2 Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
3. Халык тыңлауларын бер көндә, 2021 елның 4 августта 13.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: Тукай районы, Комсомолец авыл җирлеге, Комсомолец поселогы, Мәктәп урамы, 2 А.
4. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы А.Н. Нәдершинны билгеләргә.
5. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 28 июнь 86 номерлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыны Комсомолец авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:210101:88 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ территориаль зонасын «Ж-1» зонасыннан «ОД-1» зонасына үзгәртү буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.