ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«29» июнь 2021 ел Яр Чаллы №90
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә 16:39:161201:114 кадастр номерлы җир кишәрлегендә «Авыл хуҗалыгы җирләре» территориаль зонасын «ПК-2 III класслы куркыныч җитештерү-коммуналь объектлар зонасы»на үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү хакында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елнын 28 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамәгә таянып,
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә 16:39:161201:114 кадастр номерлы җир кишәрлегендә «Авыл хуҗалыгы җирләре» территориаль зонасын «ПК-2 III класслы куркыныч җитештерү-коммуналь объектлар зонасы»на үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2021 елның 2 августта 13.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Биклән авылы, Чкалов урамы, 26А, авыл клубы бинасы.
3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 29 июнь 90 номерлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә 16:39:161201:114 кадастр номерлы җир кишәрлегендә «Авыл хуҗалыгы җирләре» территориаль зонасын «ПК-2 III класслы куркыныч җитештерү-коммуналь объектлар зонасы»на проекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.