КАРАР «  24 »   июня     2021 ел  №82 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:021401:73 кадастр номерлы җир кишәрлегенең территориаль зонасын үзгәртү буенча халык тыңлауларны гамәлдән чыгару хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«  24 »   июня     2021 ел                                       Яр Чаллы                                                 №82

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:021401:73 кадастр номерлы җир кишәрлегенең территориаль зонасын үзгәртү буенча халык тыңлауларны гамәлдән чыгару хакында

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 35, 36, 39 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, район уставы нигезендә, район һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге халкының уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хокук ияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатыннан, 

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә 16:39:021401:73 кадастр номерлы җир кишәрлегенең территориаль зонасын «Ж-1» зонасыннан «ЗО» зонасына үзгәртү буенча халык тыңлауларны гамәлдән чыгарырга.

2.1. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында (tukay.tatar.ru) һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ мәгълүмат стендларында урнаштырырга.

2.2 Халык тыӊлауларын гамәлдән чыгару турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы                                                          Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 479.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International