ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«19» ноябрь 2021 ел Яр Чаллы № 139
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге чикләрендә урнашкан «Алабуганефть» акционерлык җәмгыятенеӊ кабул итү һәм салу пункты төзелеше» проекты буенча территорияне планлаштыру һәм аныӊ составында линия объетларына территорияне межалау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елнын 28 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамәгә таянып,
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге чикләрендә урнашкан «Алабуганефть» акционерлык җәмгыятенеӊ кабул итү һәм салу пункты төзелеше» проекты буенча территорияне планлаштыру һәм аныӊ составында линия объетларына территорияне межалау проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2021 елның 27 декабрендә 15.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Тукай муниципаль районы, Мәләкәс авыл җирлеге, Мәләкәс авылы, Мәләкәс авылы мәдәният йорты, Үзәк урамы, 27а.
3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы
вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров
Тукай муниципаль районы Башлыгының вазыйфаларын башкаручы 2021 елның 19 ноябрь 139 номерлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге чикләрендә урнашкан «Алабуганефть» акционерлык җәмгыятенеӊ кабул итү һәм салу пункты төзелеше» проекты буенча территорияне планлаштыру һәм аныӊ составында линия объетларына территорияне межалау проекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.