ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«19» ноябрь 2021 ел Яр Чаллы № 140
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Белоус авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү» объектыныӊ проект документлары материаллары буенча халык тыңлауларын (2 этап) билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 29 декабрендәге вн вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып,
КАРАР БИРӘМ:
- «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Белоус авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү» объектыныӊ проект документлары материаллары буенча халык тыӊлауларын (2 этап) үткәрергә.
- Халык тыңлауларын бер көндә, 2021 елның 24 декабрендә 15.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 46 й. адресы буенча Тукай муниципаль районыныӊ актлар залы.
- Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга (2 кушымта).
- Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
- Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
- Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
- Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы
вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 19 ноябрь 140 номерлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге тәртип «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Белоус авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү» объектыныӊ проект документлары материаллары буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыңлауларында катнашу һәм авыл җирлеге халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
- Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмати стендларда урнаштырылган.
- Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
- Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2021 елның 24 ноябреннән 2021 елның 24 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
- Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
- Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
- Халык тыңлаулары башланганчы, секретарь халык тыңлауларында катнашучыларны терки. Теркәү битендә халык тыңлауларында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
- Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
- Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.
- Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул халык тыӊлаулары беркетмәсе белән бергә мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.