КАРАР «19» ноябрь 2021 ел  № 141 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында       

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«19» ноябрь 2021 ел                                  Яр Чаллы                                       № 141

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында              

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып 

 

КАРАР БИРӘМ:

 

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.
  2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм Бәтке авыл җирлегендә мәгълүмат стендларында урнаштырырга.
  3.  Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
  4. Билгеләргә:

4.1. халык тыӊлауларын үткәрү вакытын: 2021 елныӊ 28 декабрендә 15.00 сәгатьтә;

4.2. үткәрү урынын: Бәтке авылы, Гагарин урамы, 2, клуб бинасы;

4.3. Бәтке авыл җирлегендәге мәгълүмат стендларында урнаштырылган материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе - җомга, 9.00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр);

4.4. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 203 каб.;

4.5. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2021 елныӊ 27 ноябреннән 2021 елныӊ 27 декабренә кадәр кабул ителә.

  1.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районыныӊ баш архитекторына йөкләргә.

 

 

Муниципаль район Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                    Ф.М. Камаев

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елның 19 ноябрь 141 номерлы карарына кушымта

 

 

Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре» проекты буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.  
  2. Проектның график һәм текст материаллары Бәтке авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында мәгълүмат стендларында урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе - җомга, 9.00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр).
  4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.
  5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2021 елныӊ 27 ноябреннән 2021 елныӊ 27 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.
  9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:
  • чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
  • проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр;
  • фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
  1. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
  2. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
  • халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
  • халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
  • халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
  • халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.
  1. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә халык тыңлаулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында, Бәтке авыл җирлегендә мәгълүмат стендларында урнаштырылырга тиеш.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.67 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International