ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«06» декабрь 2021 ел Яр Чаллы № 146
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең 16:39:021201:4801 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 35, 36, 39 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, район уставы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә, район һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге халкының уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хокук ияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатыннан,
КАРАР БИРӘМ:
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең 16:39:021201:4801 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында» 2021 елныӊ 25 октябрендәге 129 номерлы Тукай муниципаль районы Башлыгы карарын гамәлдән чыгарга.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең 16:39:021201:4801 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Торак төзелеше өчен» төп төрдән «Магазиннар» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәререгә.
3.1. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында (tukay.tatar.ru) һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ мәгълүмат стендларында урнаштырырга.
3.2. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
4. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 12 январендә 13.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: Тукай районы, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Яӊа пос., Үзәк урамы, 1.
5. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары О.А. Никитинаны билгеләргә.
6. Проект буенча фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен кушымта нигезендә расларга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Тукай муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 06.12.2021 елның 146 номерлы карарына кушымта
Фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең 16:39:021201:4801 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү проекты буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.