ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«13» декабрь 2021 ел Яр Чаллы № 148
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең 16:39:100103:72 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 35, 36, 39 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, район уставы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә, район һәм Кече Шилнә авыл җирлеге халкының уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хокук ияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатыннан,
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең 16:39:100103:72 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән (Ж-1 шәхси торак йортлар төзелеше зонасы) «Дини объект» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәререгә.
2.1. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында (tukay.tatar.ru) һәм Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ мәгълүмат стендларында урнаштырырга.
2.2. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
3. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 17 январендә 13.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлеге, Ильбухтино авылы, Икенче Яӊа тыкрык ур., 2.
4. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары О.А. Никитинаны билгеләргә.
5. Проект буенча фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен кушымта нигезендә расларга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Тукай муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына кушымта
Фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең 16:39:0100103:72 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән (Ж-1 шәхси торак йортлар төзелеше зонасы) «Дини объект» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.