ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«23» декабрь 2021 ел Яр Чаллы № 160
«Алабуга урманчылыгы» ДКУ чикләрендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы адресы буенча урнашкан «938р номерлы скважинадан 3575 номерлы скважинага нефть үткәргеч, 938р номерлы скважинадан ВЛ 6кВ төзелеше» объекты буенча аныӊ составында территорияне планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын карау буенча халык тыңлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елнын 28 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамәгә таянып,
КАРАР БИРӘМ:
1. «Алабуга урманчылыгы» ДКУ чикләрендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы адресы буенча урнашкан «938р номерлы скважинадан 3575 номерлы скважинага нефть үткәргеч, 938р номерлы скважинадан ВЛ 6кВ төзелеше» объекты буенча аныӊ составында территорияне планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын карау буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 31 январендә 13.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Яр Чаллы ш., М. Җәлил пр., 46.
3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 23.12 160 номерлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге тәртип «Алабуга урманчылыгы» ДКУ чикләрендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы адресы буенча урнашкан «938р номерлы скважинадан 3575 номерлы скважинага нефть үткәргеч, 938р номерлы скважинадан ВЛ 6кВ төзелеше» объекты буенча аныӊ составында территорияне планлаштыру проекты һәм ызанлау проекты буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.