ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«22» февраль 2022 ел Яр Чаллы № 15
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100204:21 кадастр номерлы җир кишәрлегенен межалау проектын карау буенча халык тыңлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елнын 28 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамәгә таянып,
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100204:21 кадастр номерлы җир кишәрлегенен межалау проектын карау буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 5 апрелендә 15.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлеге, Ильбухтино авылы, Икенче Яӊа тыкрык ур., 2.
3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары О.А. Никитинаны билгеләргә.
4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Муниципаль район Башлыгы Ф. М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 22.02 15 номерлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100204:21 кадастр номерлы җир кишәрлегенен межалау проектын карау буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.