КАРАР «28» март 2022 ел №21 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге чикләрендә урнашкан «Алабуганефть» акционерлык җәмгыятенеӊ кабул итү һәм салу пункты төзелеше» проекты буенча территорияне планлаштыру һәм аныӊ составында линия объетларына территорияне межалау проектын карау буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«28» март 2022 ел                               Яр Чаллы                                                       №21

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге чикләрендә урнашкан «Алабуганефть» акционерлык җәмгыятенеӊ кабул итү һәм салу пункты төзелеше» проекты буенча территорияне планлаштыру һәм аныӊ составында линия объетларына территорияне межалау проектын карау буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елнын 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамәгә таянып,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге чикләрендә урнашкан «Алабуганефть» акционерлык җәмгыятенеӊ кабул итү һәм салу пункты төзелеше» проекты буенча территорияне планлаштыру һәм аныӊ составында линия объетларына территорияне межалау проектын карау буенча халык тыңлауларын үткәрергә.

2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 5 маенда 15.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Тукай муниципаль районы, Мәләкәс авыл җирлеге, Мәләкәс авылы, Яшьләр урамы, 20.

3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура бүлеге башлыгы                                       О. А. Никитинаны билгеләргә.

4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.

5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Муниципаль район Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                           Р. И. Закиров

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 28.03 21 номерлы карарына кушымта

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге чикләрендә урнашкан «Алабуганефть» акционерлык җәмгыятенеӊ кабул итү һәм салу пункты төзелеше» проектын карау буенча территорияне планлаштыру һәм аныӊ составында линия объетларына территорияне межалау проекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыңлауларында катнашу һәм авыл җирлеге халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Мәләкәс авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмати стендларда урнаштырылган.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).

4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

5. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2022 елның 4 апреленнән 2022 елның 4 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.

6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

8. Халык тыңлаулары башланганчы, секретарь халык тыңлауларында катнашучыларны терки. Теркәү битендә халык тыңлауларында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.

9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.

11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 


 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.60 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International