ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«28» март 2022 ел Яр Чаллы №23
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100214:32 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 35, 36, 39 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, район уставы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә, район һәм Кече Шилнә авыл җирлеге халкының уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хокук ияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатыннан,
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100214:32 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Авыл хуҗалыгы продукциясе чәчү өчен» төп төрдән «Дини йолаларны гамәлгә ашыру» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәререгә.
2. 1. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ мәгълүмат стендларында урнаштырырга.
2.2. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
3. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 13 маенда 15.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлеге, Олы Шилнә авылы, Киров ур., 55.
4. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура бүлеге башлыгы урынбасары О. А. Никитинаны билгеләргә.
5. Фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен кушымта нигезендә расларга.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Муниципаль район Башлыгы
вазыйфаларын башкаручы Р. И. Закиров
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2022 елның 28.03 23 номерлы карарына кушымта
Фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100214:32 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Авыл хуҗалыгы продукциясе чәчү өчен» төп төрдән «Дини йолаларны гамәлгә ашыру» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.
1. Гражданнарның фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.
2. Текст материаллары Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында мәгълүмат стендларында урнаштырылган.
3. Материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга, 9.00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр).
4. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2022 елныӊ 12 апреленнән 2022 елныӊ 12 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
5. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
6. Халык тыңлаулары секретаре фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
7. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.
8. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
9. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
10. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
- халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.
11. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында, Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ мәгълүмат стендларында урнаштырылырга тиеш.