КАРАР «04» июль 2022 ел № 54«Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендә урнашкан объектларга керү максатыннан, 16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегендә гомуми файдаланудагы җирләрне (юлны) билгеләү өлешендә халык тыңлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«04» июль 2022 ел                               Яр Чаллы                                             № 54

 

 

«Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендә урнашкан объектларга керү максатыннан, 16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегендә гомуми файдаланудагы җирләрне (юлны) билгеләү өлешендә халык тыңлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып

 

КАРАР БИРӘМ:

 

  1. «Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендә урнашкан объектларга керү максатыннан, 16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегендә гомуми файдаланудагы җирләрне (юлны) билгеләү өлешендә проектны карау буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.
  2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 08 августында 15.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлеге, Олы Шилнә авылы, Киров ур., 55 й.
  3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А.Н. Нәдершинны билгеләргә.
  4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
  5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
  6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                   Ф.М. Камаев

 

Тукай       муниципаль      районы Башлыгының       2022        елның

04 июль 54 номерлы карарына кушымта

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип «Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендә урнашкан объектларга керү максатыннан, 16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегендә гомуми файдаланудагы җирләрне (юлны) билгеләү өлешендә проектыны карау буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыңлауларында катнашу һәм авыл җирлеге халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
  2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында мәгълүмати стендларда урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
  4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында рәсми рәвештә урнаштырылырга тиеш tukay.tatarstan.ru..
  5. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2022 елның 06 июленнән 2022 елның 07 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  8. Халык тыңлаулары башланганчы, секретарь халык тыңлауларында катнашучыларны терки. Теркәү битендә халык тыңлауларында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
  9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
  10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
  11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын    үткәрү    көне,    вакыты    һәм    урыны;    халык    тыӊлауларында    катнашкан гражданнар саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.
  12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга, районның рәсми сайтында, Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ мәгълүмат стендларында урнаштырылырга тиеш.
pdf
Скачать текст
PDF, 489.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International