ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«5» июль 2022 ел Яр Чаллы №55
Техник бирем проекты һәм күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча беренчел материаллар, шулай ук «Нөркәй нефть чыганагының К-212 скважинасы тармагын төзекләндерү» 2007П проект документациясе буенча иҗтимагый фикер алышулар (иҗтимагый тыңлаулар рәвешендә) үткәрү турында
«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январендагы 7-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнарга, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2019 елның 29 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 31/10 номерлы карарына таянып, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2020 елның 1 декабрендәге 999 номерлы боерыгы, «ИТ-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең («ИТ-Сервис» ҖЧҖ) 2022 елныӊ 14 июнендәге 1483-06/22 номерлы язма мөрәҗәгате нигезендә
КАРАР БИРӘМ
1. Техник бирем проекты һәм күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча беренчел материаллар, шулай ук «Нөркәй нефть чыганагының К-212 скважинасы тармагын төзекләндерү» 2007П проект документациясе буенча (объектка дәүләт экология экспертизасы уздырылырга тиеш) иҗтимагый фикер алышулар (иҗтимагый тыңлаулар рәвешендә) оештырырга һәм үткәрергә.
2. Иҗтимагый фикер алышуларны бер көндә, 2022 елның 10 августында 15:00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Яр Чаллы ш., М. Җәлил пр., 46 адресы буенча Тукай муниципаль районыныӊ чыгышлар залы.
3. Эшчке төркем составын расларга (1 кушымта).
4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга (2 кушымта).
5. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А. Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
6. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
7. Әлеге карарны Тукай муниципаль районы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы рәсми сайтларында урнаштырырга.
8. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Муниципаль район Башлыгы Ф. М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 05.07 55 номерлы карарына 1 кушымта
ЭШЧКЕ ТӨРКЕМ СОСТАВЫ
Рәис:
Хәбибуллин А. Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе.
Комиссия әгъзалары:
1. Никитина О. А. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы.
2. Нәдершин А. Н. – Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе.
3. Сәетгәрәев Ф. М. – «СКС» МУП директоры.
4. Исхакова Г. Г. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы.
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 05.07 55 номерлы карарына 2 кушымта
ГРАЖДАННАРНЫҢ ФИКЕР АЛЫШУДА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ
Әлеге тәртип техник бирем проекты һәм күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча беренчел материаллар, шулай ук «Нөркәй нефть чыганагының К-212 скважинасы тармагын төзекләндерү» 2007П проект документациясе буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы иҗтимагый фикер алышуларда катнашу һәм район халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмат стендларында һәм Тукай муниципаль районы рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылган.
3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр төшке аш).
4. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2022 елның 18 июленнән 2022 елның 22 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
5. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү өчен җаваплы зат иҗтимагый фикер алышуларны әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
6. Иҗтимагый фикер алышулар секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
7. Иҗтимагый фикер алышулар башланганчы, секретарь иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны терки. Теркәү битендә иҗтимагый фикер алышуларда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
8. Иҗтимагый фикер алышулар уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
9. Иҗтимагый фикер алышулар үткәрү барышында секретарь тарафыннан иҗтимагый фикер алышулар беркетмәсе алып барыла.
10. Иҗтимагый фикер алышулар беркетмәсе иҗтимагый фикер алышулар уздырылган көннән соӊ 5 эш көне эчендә әзерләнә һәм мәҗбүри рәвештә Тукай муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.