КАРАР “11" ноябрь 2022 ел №94 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ генераль планы проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«_____» ________ 2022 ел Яр Чаллы №_____
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ генераль планы проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып
КАРАР БИРӘМ
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ генераль планы проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
4. Билгеләргә:
4.1. халык тыӊлауларын үткәрү вакытын: 2022 елныӊ 21 декабрендә 14:00 сәгатьтә, үткәрү урынын: Шилнәбаш авыл җирлеге, Шилнәбаш авылы, Октябрьнең 60 еллыгы ур., 2;
4.2. материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе – җомга, 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);
4.3. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46, 203 каб.;
4.4. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2022 елныӊ 17 ноябреннән 2022 елныӊ 20 декабренә кадәр кабул ителә.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире О.А. Никитинага йөкләргә.
Район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2022 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта
ФИКЕР АЛЫШУДА ГРАЖДАННАРНЫҢ КАТАНАШУ ТӘРТИБЕ
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ генераль планы проекты буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.
1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.
2. Проектның график һәм текст материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында урнаштырылган.
3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга, 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).
4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.
5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2022 елныӊ 17 ноябреннән 2022 елныӊ 20 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 каб.
6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.
9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла.
11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.
12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.
pdf
Скачать текст
PDF, 1.45 Мб