КАРАР «20» март№30Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:020408:324 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«20» март 2022 ел                                 Яр Чаллы                                                         №30

 

Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:020408:324 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы уставы, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә (Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2022 елныӊ 9 декабрендәге 27/8 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән), Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясенең 2023 елның 15 февралендәге карары нигезендә, Тукай муниципаль районы һәм Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге халкының уңайлы тормыш шартларына хокукларын, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хокук ияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатыннан

КАРАР БИРӘМ

1. Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:020408:324 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Шәхси торак төзелеше өчен» төп төрдән «Кибетләр»  шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәререгә.

2.1. Әлеге карарны Тукай муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырырга.

2.2. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

3. Халык тыңлауларын бер көндә, 2023 елның 3 маенда 14:15 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: Тукай муниципаль районы, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Новый поселогы, Үзәк ур., 1, Әҗмәкәй авыл җирлеге Башкарма комитет бинасы.

4. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп О.А. Никитинаны билгеләргә.

5. Фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен кушымта нигезендә расларга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Район Башлыгы                                                                                                Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

Фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм гражданнарының фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына Тукай муниципаль районы халкы тарафыннан язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2023 елныӊ 30 мартыннан                 2023 елныӊ 2 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.

3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

4. Халык тыңлаулары секретаре фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

5. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

6. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

7. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.

8. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

9. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм Тукай муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.00 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International