КАРАР «24» май 2023 ел №51 Бәтке авыл җирлегендә «Реконструкция ПС №1 110/6кВ «Островная» объекты буенча территорияне планлаштыру документлары буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«24» май 2023 ел                    Яр Чаллы                                            №51

 

Бәтке авыл җирлегендә «Реконструкция ПС №1 110/6кВ «Островная» объекты буенча территорияне планлаштыру документлары буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган (Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2022 елныӊ 9 декабрендәге 27/8 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясенең 2023 елның 12 маендагы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ

 

1. Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегендә «Реконструкция ПС №1 110/6кВ «Островная» объекты буенча территорияне планлаштыру документлары буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.

2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2023 елның 16 июнендә 14:00 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: Бәтке авыл җирлеге, Бәтке авылы,  Гагарин ур., 2, мәдәният йорты.

3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире О.А. Никитинаны билгеләргә.

4. Проект буенча фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен кушымта нигезендә расларга.

5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Район Башлыгы                                                                                    Ф.М. Камаев 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

Фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип проект буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга, 9:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).

3. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында  (tukay.tatar.ru) урнаштырылырга тиеш.

4. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2023 елныӊ                           26 маеннан 2023 елныӊ 16 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.

5. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

6. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

7. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

8. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

9. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.

10. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

11. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.58 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International