ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«2» июнь 2023 ел Яр Чаллы №55
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган (Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2022 елныӊ 9 декабрендәге 27/8 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә
КАРАР БИРӘМ
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
4. Билгеләргә:
4.1. халык тыӊлауларын үткәрү вакытын:
4.1.1. 2023 елныӊ 21 июнендә 13:30 сәгатьтә, үткәрү урынын: Түбән Суыксу авыл җирлеге, Түбән Суыксу авылы, Үзәк ур., 1А, мәдәният йорты;
4.1.2. 2023 елныӊ 21 июнендә 14:15 сәгатьтә, үткәрү урынын: Түбән Суыксу авыл җирлеге, Мазино авылы, Үзәк ур., 18нче йорт янында;
4.1.3. 2023 елныӊ 21 июнендә 15:00 сәгатьтә, үткәрү урынын: Түбән Суыксу авыл җирлеге, Куады авылы, Үзәк ур., 11В, мәдәният йорты;
4.1.4. 2023 елныӊ 21 июнендә 15:30 сәгатьтә, үткәрү урынын: Түбән Суыксу авыл җирлеге, Югары Суыксу авылы, Үзәк ур., 32Б, мәдәният йорты;
4.1.5. 2023 елныӊ 21 июнендә 16:00 сәгатьтә, үткәрү урынын: Түбән Суыксу авыл җирлеге, Яңа Мусабай авылы, Үзәк ур., 2Б, фельдшер-акушерлык пункты;
4.2. материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе – җомга 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);
4.3. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46, 203 каб.;
4.4. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2023 елныӊ 7 июненнән 2023 елныӊ 21 июненә кадәр кабул ителә.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире О.А. Никитинага йөкләргә.
Район Башлыгы Ф.М. Камаев