КАРАР «18» июль 2023 ел №75 «Караучы йорты участогында Җепсел-оптик элемтә кабель линиясе 206 км – ПКУ 221 км МН Киенгоп – Яр Чаллы. ВК ПТУС. Төзелеш» объекты буенча экологик экспертиза объекты – проект документациясе буенча, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүнең беренчел материалларын да кертеп, иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«18» июль 2023 ел                          Яр Чаллы                                               №75

 

«Караучы йорты участогында Җепсел-оптик элемтә кабель линиясе 206 км – ПКУ 221 км МН Киенгоп – Яр Чаллы. ВК ПТУС. Төзелеш» объекты буенча экологик экспертиза объекты – проект документациясе буенча, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүнең беренчел материалларын да кертеп,  иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында

 

 

«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январендагы 7-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнарга, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә  күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2019 елның 29 мартындагы 31/10 номерлы карарына, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2020 елның 1 декабрендәге 999 номерлы боерыгына  таянып,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. «Караучы йорты участогында Җепсел-оптик элемтә кабель линиясе 206 км – ПКУ 221 км МН Киенгоп – Яр Чаллы. ВК ПТУС. Төзелеш» объекты буенча экологик экспертиза объекты – проект документациясе буенча, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүнең беренчел материалларын да кертеп, иҗтимагый фикер алышулар оештырырга һәм үткәрергә. 

2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2023 елның 10 августында 14.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 адресы буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залы.

3. Эшчке төркем составын расларга (1 кушымта).

4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен расларга (2 кушымта).

5. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.

6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам

 

 

 

Район Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                                     Р.И. Закиров 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2023 елның                      ____ ____________ _____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Эшче төркем составы

 

Рәис:

Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;

 

Комиссия әгъзалары:

1. Никитина О.А. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире.

2. Нәдершин А.Н. – Тукай муниципаль районыныӊ мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

3. Сәетгәрәев Ф.М. – «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры.

4. Гәрәев Ә.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары.

5. Исхакова Г.Г. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2023 елның                      ____ ____________ _____ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

     

Әлеге тәртип «Караучы йорты участогында Җепсел-оптик элемтә кабель линиясе 206 км – ПКУ 221 км МН Киенгоп – Яр Чаллы. ВК ПТУС. Төзелеш» объекты буенча экологик экспертиза объекты – проект документациясе буенча, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүнең беренчел материалларын да кертеп, фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халыкныӊ иҗтимагый фикер алышуларда катнашуы һәм район халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
  2. Проектның график һәм текст материаллары күргәзмәсе Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
  4. Искәрмәләр, аӊлатмаларлар һәм тәкъдимнәр 20 календарь көн дәвамында, иҗтимагый тыңлаулар уздырылганчы, 2023 елныӊ 21 июленнән 2023 елныӊ 9 августына  кадәр, иҗтимагый тыңлаулар уздырылганнан соң 10 календарь көн дәвамында 2023 елныӊ 12 августыннан 2023 елныӊ 21 августына  кадәр, шулай ук иҗтимагый фикер алышулар үткәрелү вакыты тәмамланганнан соң 10 календарь көн дәвамында 2023 елныӊ 22 августыннан 2023 елныӊ 31 августына кадәр Тукай муниципаль районы Башкарма комитетында ТР, Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 адресы буенча, 8(8552)70-00-76 телефоны буенча яисә tukay.ispolkom@tatar.ru электрон почтасы аша телдән, язма рәвештә ирекле формада кабул ителә.
  5. Иҗтимагый фикер алышулар үткәрү өчен җаваплы зат иҗтимагый фикер алышуларны әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  6. Иҗтимагый фикер алышулар секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  7. Иҗтимагый фикер алышулар башланганчы, секретарь иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны терки. Теркәү битендә иҗтимагый фикер алышуларда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
  8. Иҗтимагый фикер алышулар уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
  9. Иҗтимагый фикер алышулар барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла.
  10. Иҗтимагый фикер алышулар беркетмәсе иҗтимагый фикер алышулар тәмамланганнан соң, 5 эш көне эчендә рәсмиләштерелә һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында мәҗбүри рәвештә урнаштырылырга (халыкка җитерелергә) тиеш.
pdf
Скачать текст
PDF, 2.21 Мб

Дата публикации: 18.07.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International