КАРАР «05» сентябрь 2023 ел №103 «ТР, Тукай районы, Ильичевка поселогы адресы буенча «Саулык» сәламәтләндерү комплексы территориясендә җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү» дәүләт экология экспертизасы объекты проект документациясе материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү материалларын да кертеп) җәмәгать фикер алышуларын (җәмәгать тыңлаулары форматында) үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«05» сентябрь 2023 ел                          Яр Чаллы                                               №103

 

 

«ТР, Тукай районы, Ильичевка поселогы адресы буенча «Саулык» сәламәтләндерү комплексы территориясендә җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү» дәүләт экология экспертизасы объекты проект документациясе материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү материалларын да кертеп) җәмәгать фикер алышуларын (җәмәгать тыңлаулары форматында) үткәрү турында

 

 

«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январендагы 7-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнарга, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә  күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2019 елның 29 мартындагы 31/10 номерлы карарына, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2020 елның 1 декабрендәге 999 номерлы боерыгына  таянып,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. «ТР, Тукай районы, Ильичевка поселогы адресы буенча «Саулык» сәламәтләндерү комплексы территориясендә җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү» дәүләт экология экспертизасы объекты проект документациясе материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү материалларын да кертеп) җәмәгать фикер алышуларын (җәмәгать тыңлаулары форматында) оештырырга һәм үткәрергә. 

2. Җәмәгать тыңлауларын бер көндә, 2023 елның 5 октябрендә 14.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 адресы буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залы.

3. Эшче төркем составын расларга (1 кушымта).

4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен расларга (2 кушымта).

5. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.

6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Район Башлыгы                                                                                        Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2023 елның                      ____ ____________ _____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Эшче төркем составы

 

Рәис:

Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;

 

Комиссия әгъзалары:

1. Никитина О.А. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире.

2. Нәдершин А.Н. – Тукай муниципаль районыныӊ мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

3. Сәетгәрәев Ф.М. – «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры.

4. Исхакова Г.Г. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2023 елның                      ____ ____________ _____ номерлы карарына 2 кушымта

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

     

Әлеге тәртип «ТР, Тукай районы, Ильичевка поселогы адресы буенча «Саулык» сәламәтләндерү комплексы территориясендә җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү» дәүләт экология экспертизасы объекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халыкныӊ иҗтимагый фикер алышуларда катнашуы һәм район халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
  2. Проектның график һәм текст материаллары күргәзмәсе Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
  4. Кызыксынган гражданнарга һәм иҗтимагый оешмаларга үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрне, җәмәгать фикер алышулары тәмамланганчы һәм алар үткәрелгәннән соң 10 көн дәвамында, 2023 елныӊ 15 октябренә елга кадәр язма рәвештә «Җәмәгатьчелекнең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен теркәү журналы»на язмалар кертү, адреслар буенча почта аша җибәрү яки электрон почта адресларына җибәрү юлы белән тапшыру мөмкинлеге бирелә:

- «ОмегаПром» ҖЧҖ: 423801, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Лермонтов урамы, 92А, 2 кат, 201 каб. (язма формада), e-mail: info@op16.ru (электрон формада);

- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 (язма формада), e-mail: tukay.ispolkom@tatar.ru (электрон формада).

  1. Иҗтимагый фикер алышулар үткәрү өчен җаваплы зат иҗтимагый фикер алышуларны әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  2. Иҗтимагый фикер алышулар секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  3. Иҗтимагый фикер алышулар башланганчы, секретарь иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны терки. Теркәү битендә иҗтимагый фикер алышуларда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
  4. Иҗтимагый фикер алышулар уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
  5. Иҗтимагый фикер алышулар барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла.
  6. Иҗтимагый фикер алышулар беркетмәсе иҗтимагый фикер алышулар тәмамланганнан соң, 5 эш көне эчендә рәсмиләштерелә һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында мәҗбүри рәвештә урнаштырылырга (халыкка җитерелергә) тиеш.
pdf
Скачать текст
PDF, 2.40 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International