КАРАР «18» сентябрь 2023 ел №108 "РИТЭК" ҖЧҖ, "ТатРИТЭКнефть" территориаль җитештерү предприятиесенең Калмия авыл җирлеге территориясендә "Корректировка проекта "Обустройство Озерного месторождения нефти" ТПП "ТатРИТЭКнефть" объектын төзү өчен территорияне планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«18» сентябрь 2023 ел                       Яр Чаллы                                                 №108

 

"РИТЭК" ҖЧҖ, "ТатРИТЭКнефть" территориаль җитештерү предприятиесенең Калмия авыл җирлеге территориясендә "Корректировка проекта "Обустройство Озерного месторождения нефти" ТПП "ТатРИТЭКнефть" объектын төзү өчен территорияне планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы, район Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган (2022 елныӊ 9 декабрендәге 27/8 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясенең 2023 елның 15 сентябрендәге карары нигезендә

КАРАР БИРӘМ

1. "РИТЭК" ҖЧҖ, "ТатРИТЭКнефть" территориаль җитештерү предприятиесенең Калмия авыл җирлеге территориясендә "Корректировка проекта "Обустройство Озерного месторождения нефти" ТПП "ТатРИТЭКнефть" объектын төзү өчен территорияне планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.

2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырырга.

4. Билгеләргә:

4.1. үткәрү вакытын: 2023 елныӊ 4 октябрендә 14:00 сәгатьтә, үткәрү урынын: Калмия авылы, Молодежная урамы, 24/1, Калмия авыл җирлегенеӊ Башкарма комитет бинасы;

4.2. материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе – җомга 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш тәнәфесе 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);

4.3. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрелә торган адресны: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46, 203 каб.;

4.4. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр бирү вакытын: 2023 елның 20 сентябреннән 2023 елның 4 октябренә кадәр.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире О.А. Никитинага йөкләргә.

 

Район Башлыгы                                                                                            Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

ФИКЕР АЛЫШУДА ГРАЖДАННАРНЫҢ КАТАНАШУ ТӘРТИБЕ

 

Әлеге тәртип проект буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм гражданнарның фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Проектның график һәм текст материаллары экспозициясе Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында 2023 елның 20 сентябреннән 2023 елның 4 октябренә кадәр оештырылачак.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга,                  9:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).

4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2023 елныӊ 20 сентябреннән 2023 елның 4 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 каб.

6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен –                           2 минутка кадәр.

10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла.

11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырылырга һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.75 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International